“Без бергә” исемле ата-аналар һәм балалар арасында узган волейбол ярышлары

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

с

Ярышларда зоналарда 1,2,3 урын алган биш команда катнашты: МБОУ «Куралово урта мәктәбе», МБОУ «Октябрь урта мәктәбе», МБОУ «Югары Ослан урта мәктәбе», МБОУ «Югары Ослан гимназиясе», ГАОУ «Иннополис мәктәбе».

Ярышларны В. А. Афанасьев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече хөкем итте.
Киеренке көрәштән соң урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урынны ГАОУ «Иннополис мәктәбе» командасы алды, зур булмаган аерма белән 2 урынны Югары Ослан урта мәктәбе командасы яулады, 3 урынны Югары Ослан гимназиясе командасы алды.

Җиңүчеләр МКУ «Мәгариф бүлеге» грамоталары һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International