28 нче январьда Югары Ослан профсоюзлары активы Конференциясе булып узды.
Аның эшендә район башлыгы Марат Зиатдинов һәм барлык оешмаларныд профсоюз лидерлары катнашты.
Район профсоюзлары җитәкчесе Лилия Хөрмәтуллина 2018 нче елда планлы эш алып баручылар исемлегендә Яшьләр клубы, картлар һәм инвалидлар интернаты, финанс – бюджет Палатасы, район Советы һәм Башкарма комитетын атады.
Район башлыгы территориаль профсоюзлар арасындагы тыгыз элемтәгә уңай бәя бирде һәм алга таба да социаль- хезмәт сорауларын чишүдә уңышлар теләде.