Югары Осланның картлар һәм инвалидлар интернатында социаль ярдәм алучылар скандинавия йөреше белән шөгыльләнергә яраталар. Бу чара “Сәламәтлек һәм озак яшәү юллары” проекты кысаларында уза. Картлар бигрәк тә кыш көне саф Һава сулауны кулай күрәләр.
Спортның бу төре физик һәм психологик тазалыкны арттыра, инфаркт һәм инсультны тонуста тота.
Кеше актив хәрәкәтләнгәндә кул, аяк, арка мускуллары эштә була, бар тән әгъзалары кислород белән туена.