29 нчы январьда район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны Югары Ослан авыл җирлеге бинасында кабул итте.
Очрашуга 12 кеше шәхси йорт төзү өчен җир бүлеп бирү, торак, сораулары буенча килгән иде. Һәр мөрәҗәгать исәпкә алынды, кайберләре төрле службаларга эш өчен йөкләтелде.
Район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе сәгать 8:00 дән 12:00 гә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-18-39, 2-13-38.
Авыл җирлекләренә чыгып кабул итү графигы район сайтында