28 нче январҗда районның үзәк китапханәсендә “2018 нче елның уңышлары һәм җиңүләре” дип исемләнгән семинар – утырыш узды. аның темасына район китапханәсе оешуга 40 елга багышланган “Китапханә уты яктырта” дигән презентация ясалган иде.
Сабирова Л.Р. 1978 нче елдан бирле библиотека системасы тарихына бәя бирде.
40 ел эчендә нинди үзгәрешләр кичергәненә , нинди яңалыклар керүенә, кадрлар турында материалларга экскурс ясады.
Ахырдан китапханә мөдире Карасева Н.А. барысына да рәхмәт хатлары өләште.