29 нчы январьда Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә Ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Аның төп темасы районда исерткеч эчемлекләр әйләнеше иде.
Соңгы вакытта законсыз спиртлы эчемлекләр сату очраклары бик күбәйде. Аны эчеп үлү очраклары да бар. Шуларны исәптә тотып, 2019 нчы елга комиссия тарафыннан яңа бурычлар куелды.