31 нче январьда сәгать 11.00 дә Печище авылының Калинин урамындагы аварийный йортта яшәүчеләр җыелышы булып узды.
Бу йорт 2018 нче елның 4 нче сентябрендә чыккан 981 нче номерлы карары нигезендә аврийный дип табылып, сүтелергә тиеш булган.
Торак Кодексының 32 нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, бу йорт кешеләре икенче җиргә күчәргә тиеш булган.
Әгәр кешенең күчәр урыны булмаса, ул район Башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә тиеш.