Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында агымдагы елның 31 гыйнварында видеоконференцэлемтә режимында дәүләт граждан хезмәткәрләре, дәүләт учреждениеләрнең җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затлар белән киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, коррупциягә каршы сәясәт белгечләре, шулай ук Казан шәһәре прокуроры катнашты.
Коррупциягә каршы сәясәт буенча белгечләр белешмәнең барлык бүлекләрен тутыру буенча тулы мәгълүмат бирде, мәгълүматны тутырганда барлыкка килә торган типик хаталар һәм аларны чишү юллары турында хәбәр итте.