Карахуҗа авыл җирлеге гражданнарының җыены

2019 елның 1 феврале, җомга

Кичә, 2019 елның 31 гыйнварында, Карахуҗа авыл мәдәният йортында Карахуҗа авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды.

Чарада Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы прокуроры Василий Егоров катнашты. Җыен эшендә шулай ук район хезмәтләре җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- Карахуҗа авыл җирлеге башлыгының 2018 елда башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар турында отчеты;

- РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ полиция участок уполномоченныйының 2018 елдагы эше турында хисабы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International