Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 2 феврале, шимбә

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә чираттагы оператив киңәшмә узды.
 
Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, документлар кергән физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар булды. Агымдагы елның гыйнвар аенда «Халык контроле» системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә йомгак ясалды. Шулай ук районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка йөреш, муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү һәм диспансерлаштыру курсларын узу турында мәсьәләләр каралды.

Югарыда санап үтелгән сораулар буенча хәлләр турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек җитәкчесе Анна Йосыпова, Алексей Савичев – системалы администратор, Людмила Никитина – Совет аппараты җитәкчесе һәм Лилия Хурматуллина профсоюз лидеры сөйләде.
Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга район башлыгы йөкләмәләр бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International