Хәрби дан көне - Сталинград батырлыгы

2019 елның 2 феврале, шимбә

2 нче февраль көнне Югары Ослан мәктәбендә Сталинград сакчылары истәлегенә багышланган линейка булып узды.

Линейкада Р. Троицкая, Ф. Хикмәтуллин, Г. Матросов-район ветераннар Советы Президиумы әгъзалары катнашты.

Идел ярлары буйлап шәһәрләр һәм авыллар күп. Әмма бөтен дөньяга үзенең ныклыгы, батырлыгы, рус рухын гәүдәләндерүе белән танылган шәһәр бар.

Сталинград астына Казаннан 8, 11, 13 пассажир катерлары озатылган. Алар шулай шәһәр өчен бу куркыныч көннәрдә ук бик каты сугыштылар. Узган елның җәендә Идел төбеннән Волгоград районында эзтабарлар 13 нче катерны эзләп тапкан. Аның трюмында команданың биш әгъзасы мәетләре бар иде. Исеме билгеле - бер генә. Калганнарның исемнәрен әле билгеләргә кирәк. Кем белә, бәлки бу билгесез кешеләр арасында безнең Югары Осланлылар да бардыр?

Алар барысы да узган елның августында Россошин мемориалында Хәрби кадер-хөрмәт белән күмелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International