Эшкә йомгак ясау

2019 елның 2 феврале, шимбә

Бүген Ямбулат авылы клубында "Заря" Агрофирмасының 2018 нче елгы эшенә йомгак ясалды.

"Заря "агрофирмасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә иң тотрыклы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып тора. Эш нәтиҗәләре директор Илгиз Галимҗанов тарафыннан яңгырады. Агрофирма узган елда 56 миллион сумнан артык тулай продукция җитештергән. Терлекчелек өлешенә 35 миллион сумга якын акча туры килә.

 Терлекчеләр тарафыннан 2018 нче елда 2000 тонна сөт савылган, шуның 1835 тоннасы эшкәртү предприятиеләренә сатылган. Әлеге хуҗалыкның үзенчәлеге-предприятиенең республикада иң зур бакчалары булуы. Бакчачылык продукциясен сатудан кергән табыш 4 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

"Татплодоовощпром"  генераль директоры Раил Зыятдинов якындагы елларга барлык тармаклар буенча предприятие үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде.

Чарада муниципаль район башлыгы Марат Зиатдинов чыгыш ясады, ул авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Аерым уңышларга ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International