“Россиянең Ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона этабы

2019 елның 2 феврале, шимбә

2019 нчы елның 24 нче гыйнварында Татарстанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы старт алды, Ул 15 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Биектау, Лаеш, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарыннан 13 укытучы катнашты.
 
Югары Ослан районыннан химия укытучысы Синицына Н.П., Иннополис лицееннан – математика укытучысы Беляева О. С., Иннополис мәктәбеннән -  җәмгыять белеме укытучысы Гатина Э. Л.  һәм Куралово урта мәктәбенең физкультура укытучысы Гусев С. А. «Педагогик дебют» номинациясендә     катнаштылар.

Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т. Т. Федорова, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Л. В. Абрамова,  Иннополис лицее  директоры Н. Сулимова һәм методик эшне үстерү бүлеге башлыгы, конкурсның жюри рәисе О. В. Мартьянова мөрәҗәгать итте.  Һәркем барысына да уңышлар, нәтиҗәле эшләр теләде.

Барлык конкурсантлар да көн ахырында катнашучы таныклыкларын алдылар, ә зона этабының ахыргы нәтиҗәләре 2019 нчы елның 20 нче февраленнән соң билгеле булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International