1нче февраль көнне Югары Осланда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Югары Ослан мәктәбе базасында узган чараны тантаналы рәвештә район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Гөлгенә Дәүләтшина һәм мәктәп укучылары ачып җибәрделәр. Кунакларны мәктәп директоры Ирина Борисова һәм район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Галимуллина җылы сәламләделәр.
Яшел Үзән, Лаеш Биектау һәм Югары Ослан районнарыннан килгән дүрт укытучы – Гөлинә Хәметҗанова, Ландыш Хисамова, Лилия Сәмигуллина, Гөлзәр Өметбаева республика жюриенә үзләренең дәресләрен һәм мастер-классларын күрсәттеләр, Һәр конкурсант укучыларны һәм жюри әгъзаларын үзенең инновацион алымнары белән кызыксындыра алды.
Безнең зонада катнашучы һәр укытучы республиканы Россиядә тәкъдим итәргә лаеклы булса да, җиңүчеләрнең исемнәре соңрак билгеле булачак, Аларга уңышлар телик!