2019 нчы елның 4 нче февралендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 55 ел инде кулга кул тотынып бергә атлап, бергә матур мөнәсәбәтләр корып гомер итүче Мартемьянов Борис Михайлович һәм Ольга Лукояновнаны Зөбәрҗәт туйлары белән котлау тантанасы булып узды.
Борис Михайлович һәм Ольга Лукояновна 1964 елның 2 февралендә Югары Ослан районының Соболевский авылында гаилә берлеген теркәделәр. Мартемьяновлар 3 матур кыз тәрбияләп үстергәннәр, оныклары үсеп җитүгә шаһитлары булдылар, ә хәзер каникулларга бабасы белән балык тотарга, гөмбә алырга килгән оныкчыкларының уңышларына сөенәләр.
Уртак тормышларының 55 еллыгы уңаеннан Мартемьяновларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, анда алар үз имзаларын куйдылар.
Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Соболевское авыл җирлеге башлыгы О. Н.Майорова исеменнән юбилярларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.