Яңа спорт казанышлары өчен

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

6-10 февраль көннәрендә Киров шәһәрендә гер спорты буенча Россия беренчелеге узачак. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында әлеге ярышларда Югары Ослан муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче, ТР Беренчелеге җиңүчесе - Жестков Илья катнашачак.

 Республиканың гер спорты федерациясе җитәкчелеге, әлеге спорт төрен үстерүдә безнең тренер-укытучы Осянин Игорь Александровичны исәпкә алып, аны әлеге ярышларда команданы җитәкләүче тренерлар составына кертте.

Аларга уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International