Кичә, 2019 елның 4 февралендә. "Дивный Берег” предприятиесендә гражданнарны күчмә кабул итү булды. 10 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: Октябрьский авылы юлларын вакытында чистарту, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, Югары Ослан һәм Печище авылларында урамнарны яктырту һәм Олы Мәми һәм Никольский авылларында авыл мәдәният йортлары эше.
Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны күчмә кабул итү район сайтында урнаштырылган график буенча башкарыла: http://verhniy-uslon.tatarstan.ru.