Халык җыеннары

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2018 елда Югары Ослан районы авыл җирлекләрен социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре һәм 2019 елда булачак бурычлар турында фикер алышу буенча гражданнар җыеннары дәвам итә. 16 гыйнвардан 4 февральгә кадәр барлыгы 17 җыен узды, аларда 1400 дән артык кеше катнашты.

Җыенда барлык хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре катнаша: сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү, ТКХ, элемтә һәм энергетика, авыл хуҗалыгы, БТИ, теркәү палатасы, полиция, салым хезмәте, пенсия фонды, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, Прокуратура. Җыеннарда район башлыгы Марат Зиатдинов шәхсән үзе катнаша.

Бүген Введенка Бистәсе авыл җирлегендә чираттагы халык җыены булачак. Өстәмә мәгълүмат алу өчен Сез шулай ук районның авыл җирлекләре башкарма комитетларына да мөрәҗәгать итә аоасыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International