“Синең вакыт " бөтенроссия фестиваль – конкурсы

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Балалар сәнгать мәктәбенең 5 сыйныф укучылары «Ассорти» хореография коллективы әниләре белән бергә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә узган «Синең вакыт» III Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаштылар.

Жюри составына Чуваш Республикасы һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклеләре керде.

10 кешедән торган "Ассорти» коллективы жюри хөкеменә “Якутяночка» бию композициясен тәкъдим итте.

«Ассорти» ны алга таба да җиңүләр һәм иҗади уңышлар теләп, жюри коллективны II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International