Россия Федераль салым хезмәте 2018 ел өчен гражданнарның транспорт һәм җир салымнарын, шулай ук физик затларның милкенә салым түләүдән азат итүче ташламаларны куллану тәртибе турында хәбәр итә.
Салым ташламасына хокук 2018 елда беренче тапкыр булса, элек салым инспекциясенә аны бирү турында билгеләнгән гариза белән мөрәҗәгать итмәгән граждан моны эшли ала. Гаризаны 2018 ел өчен салым уведомлениеләрен массакүләм рәвештә җибәрә башлаганчы, “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» аша, почта аша яисә шулай ук теләсә кайсы салым инспекциясенә яки шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2018 елның салым чорында гамәлдә булган ташламаларның тулы исемлеге белән «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында мәгълүмат" сервисы ярдәмендә танышырга мөмкин.