Бүген Югары Ослан муниципаль районының "Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында балигъ булмаган балаларга ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде.
Аларны Югары Ослан муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Ирина Алеева, башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Алинә Габдрахманова, “Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина, балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек органының баш белгече Светлана Сураева кабул иттеләр.
Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаганнарны тәрбияләүче 2 гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр мөрәҗәгатьләр нигезендә киңәшләр бирде һәм балигъ булмаган балага алимент түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.