1 февральдә Түбән Камада ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының финалы узды. Анда безнекеләр Татарстаннан 26 команда үзләренең көндәшләрен узып, финалга чыга алды.
Анда 6 ата-ана һәм 6 укучы катнашты. Алар үзләренең сыйныф җитәкчесе белән экологик юнәлешле проектны якладылар: чүп-чардан ясалган әйберләр (пластик, кәгазь һәм тд.) күрсәттеләр, “Ералаш” стилендә матур һәм күңелле визитка күрсәттеләр.
Ата-аналар комитеты командасы Тамашачылар симпатиясе өчен махсус призга лаек булды 1әм призер дипломына ия булды.