4 февраль көнне Югары Ослан муниципаль районында тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә «Кеше тәрбияләү» дип исемләнгән Республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы старт алды.
4 педагог-оештыручы һөнәри осталыгын күрсәтергә һәм расларга гариза биргән. Бәйге Макыл урта мәктәбендә үтте. Педагоглар үз һөнәрләрен яратуларын презентация һәм видеороликлар аша күрсәттеләр. Алар үзләренең эшләре турында сөйләделәр һәм тәрбия серләре белән таныштырдылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы ике педагог-оештыручы зона этабында чыгыш ясаячак, ә җиңүче республика турына барачак.