“Балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр»

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Бүген Югары Ослан урта мәктәбе базасында «Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсенең иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсы кысаларында сыйныф җитәкчеләренең һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.
 
Конкурста Макыл урта, Югары Ослан, Матюшино, Печище, Октябрь мәктәпләреннән 5 сыйныф җитәкчесе катнашты.
 
Конкурсантлар видеоролик һәм ачык дәрес рәвешендә «Тәрбия серләре» дигән визит карточкасын тәкъдим иттеләр.
   
Дәресләр бик кызыклы һәм бай булды, ә Югары Ослан мәктәбе укучылары дәресләргә актив кушылдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International