Татарстанда технология буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы нәтиҗәләрен ясадылар.
Олимпиадада республиканың 30 районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 184 укучы катнашты.
“Технология буенча Олимпиада өч турда узды. Беренче һәм икенче турларда балалар теоретик һәм гамәли бурычларны хәл иттеләр, ә өченчесендә – проектларны якладылар», – дип билгеләп үтелә министрлык хәбәрендә.
Олимпиадада Түбән Кама, Лениногорск, Яр Чаллы һәм Кукмара районнарыннан биш укучы җиңү яулады. Алар арасында Татар Борнашы мәктәбе укучысы Михаил Слушкин да