Кичә, 5 февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.
Чара Иннополис шәһәрендә Попов исемендәге технопаркта узды.
Коллегиядә төп доклад белән ТР элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, хисап елында тармакның тулай кереме 56,7 млрд сум тәшкил иткән, аның структурасында иң зур өлешне традицион рәвештә мобиль элемтә һәм мәгълүмати технологияләр алып тора. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә табышлы оешмалар өлеше 77,1% ка җитә. Ел нәтиҗәләре буенча тармак хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 43,5 мең сум тәшкил иткән.
Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасында видеомониторинг системасы үсеше турында да сөйләде.