Дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә катнашу

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген район Советының юридик бүлеге башлыгы Надежда Пичугина, район Советының оештыру бүлеге баш белгече Лариса Разжина, район Башкарма комитетының баш белгеч –юристы Юлия Богушевич һәм административ комиссия секретаре Светлана Христова муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча үзләренә тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру, вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмәдә катнаштылар.

Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының вазыйфаи җаваплы затлары тарафыннан аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру буенча 2018 елгы эш йомгаклары турында хисаплар әйтелде һәм 2019 елга бурычлар куелды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International