Лаеклы кешеләрнең район башлыгы белән мондый очрашулары традициягә әйләнде. Чираттагы чара 8 февраль көнне Югары Ослан авылы Яшьләр клубында узды. Залда районның төрле елларда хезмәтләре өчен орден-медальләр алган кешеләр: сыер савучылар һәм сатучылар, машина йөртүчеләр һәм тракторчылар, икмәк пешерүчеләр һәм телефончылар, агрономнар... Алар районның туксан елга якын тарихында күп булды, алар белән район хаклы рәвештә горурлана.
Алар хөрмәтенә җырлар башкарыла, алар өчен җирле артистлар чыгыш ясый.
Очрашуда мәктәпнең һәм гимназиянең 8 һәм 10 сыйныф укучылары күп булу очраклы түгел. Балалар үзләренә яхшы таныш әби-бабайларга соклану белән карыйлар, районның җитмешенче-туксанынчы елларда ничек яшәвен игътибар белән тыңлыйлар. Ә залга җыелган кешеләр ни турында сөйләгәнне экран да раслый иде.
Чәй табыны артында сөйләшү дәвам итте. Һәркем үз фикерен әйтү мөмкинлегенә ия булды һәм һәркем ишетелде.