"Ел Хатын-Кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы»

2019 елның 9 феврале, шимбә

Кичә Чүпрәле районында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Анда 8 муниципаль районнан вәкилләр, барлыгы 30дан артык конкурсант катнашты.

Югары Ослан муниципаль районын «Өченче буын герое» номинациясендә Миңлегөл Шәйдуллина, «Хатын – кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә – Ләйлә Кадыйрова, «Хатын - кыз-лидер» номинациясендә Нина Шимина тәкъдим итте.

Миңлегөл Шәйдуллина һәм Нина Шимина үз номинацияләрендә җиңү яуладылар һәм конкурсның республика этабында катнашачаклар.

Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International