Бүген, 11 февральдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары һәм Аппарат җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында мәгариф учреждениеләрендә юлларны вакытында кардан чистарту, температура режимы, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыру, Югары Ослан муниципаль районы Советының отчет утырышын әзерләү һәм дәүләт хезмәтләре Порталы аша үзара салым түләү эшен оештыру мәсьәләләре каралды.