2019 елның 9 февралендә яшүсмерләр-яшьләр клубы совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Форпост» мәктәп отрядлары район конкурс –фестивале үткәрде. Чара ике өлештән торды: митинг һәм фестиваль.
Геройлар Паркында районның 12 мәктәбеннән отрядлар, җәмәгатьчелек вәкилләре, чакырылган кунаклар: «Форпост» республика үзәге директоры - Рыков А. Л.; Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. В.; Югары Ослан муниципаль районы хәрби комиссары, полковник Фәсхетдинов Р. Ш.; РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы полиция майоры – Колезнева А. Р.; Югары Ослан муниципаль районы ветераннар советы рәисе – Троицкая Р. С.; Әфганстандагы сугыш ветераннары – Петров В. Л., Нефедов Ф. А. катнашты.
Митингта катнашучыларга сәламләү һәм котлау сүзләре белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Осянин С. В.; " Форпост» республика үзәге директоры Рыков А. Л. мөрәҗәгать итте. Хәрби комиссар, полковник Фәсхетдинов Р. Ш. һәм Ветераннар советы рәисе Троицкая Р. С. чыгышларында Ватанга тугрылык һәм мәхәббәт турында сүз барды.
Митинг шигырьләр белән тәмамланды.