Кадерле дуслар!
Яшүсмерләр-яшьләр клубында һәр якшәмбедә балалар һәм өлкәннәр өчен 3D фильмнар күрсәтелә. Менә инде 2 якшәмбе рәттән Югары Осланда яшәүчеләр күчмә кинотеатрда булдылар.
Беренче урында балалар өчен мультфильмнар алда бара.
Сеанс: 15:00 сәгатьтә башлана (балалар), 17:00 сәгатьтә (зурлар).