Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына Куралово авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесен тәкъдим итте.
Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын үтәүгә 2019 елның 4 февраленнән Тимиряева Татьяна кереште.
Аның кандидатурасы Куралово авыл җирлеге Советы депутатлары тарафыннан бертавыштан расланды. Марат Зиатдинов аңа Югары Ослан муниципаль районы файдасына уңышлы эш теләде.