Район башлыгы гражданнарны кабул итә

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген, 12 февральдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Җир, торак һәм эшкә урнаштыру сораулары буенча 4 кеше кабул ителде.

Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары аша гражданнарны кабул итә.

Моннан тыш, район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International