Хөрмәтле Югары Осланлылар!
2019 елның 25 февраленнән 15 мартына кадәр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы халыкны каты коммуналь калдыкларны аерым җыю эшчәнлегенә өндәү һәм экологик агарту буенча чараларның план-графигын үтәү кысаларында " Макулатура тапшыр-агачны коткар!" дигән республика территориясендә халыктан макулатура җыю проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра.
Экология-марафонында 300 кг.нан артык макулатура җыйган һәм алдан гариза биргән барлык кешеләр, предприятиеләр, компанияләр, уку йортлары һәм иҗтимагый оешмалар катнаша ала. Акция нәтиҗәләре буенча проектта катнашучылар һәм җиңүчеләр " Макулатура тапшыр – агачны коткар!» проектын оештыручылардан бүләкләрен алачак.