13 февральдә районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 181 тугызынчы сыйныф укучысы беренче тапкыр штат режимында барган Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен тапшыра.
Йомгаклау әңгәмәсе 2018/2019 уку елы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри, һәм аны уңышлы тапшыру алар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шарты булачак. Әңгәмә рус телен һәм әдәбиятын укыту Концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында кертелде һәм укучыларда телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Йомгаклау әңгәмәсе «зачет» яки «незачет»системасы буенча бәяләнә. Әңгәмә нәтиҗәләрен тикшерү нәтиҗәләре катнашучыларга 19 февральдән соң билгеле булачак.
Барыгызга да уңышлар телибез!