Матюшино урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Фәйрушин Вәгыйз тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында җиңүче булды.
Республиканың барлык районнарыннан килгән 55 сигезенче сыйныф укучысы арасында ул иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Җиңү җиңел бирелмәде. Укытучы Илгизәр Әнвәр улы Гаделшин белән даими рәвештә өстәмә дәресләр, Республика олимпиада үзәге һәм Матюшино урта мәктәбе базаларында укыту - тренировка җыеннары Вәгыйзгә мондый югары нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итте.
Алда Кабардино - Балкар Республикасында апрель аенда узачак йомгаклау этабында катнашу көтелә. Вәгыйз һәм Илгизәр Әнвәр улына киләчәктә дә уңышлар телибез!