"Әфганстан-төзәлмәс яра»

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бу сугыш 9 ел, 1 ай, 19 көн дәвам итә. Әфган сугышы уты аша 620 мең солдат һәм офицер үткән, 15051е үлгән, 5353е яраланган. Алар барысы да сугыш бурычын намус белән үтәгән, хәрби антка тугры калган.  

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, 13 февраль көнне Мәйдан авыл җирлегенә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Ветераннар советы вәкилләре отставкадагы полковник Кәримов Шамил Зариф улы һәм отставкадагы подполковник, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы Дәүләт куркынычсызлыгы органнары федераль хезмәте музее директоры Ровель Альтаф улы Кашапов килде.

Алар катнашучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар, авыр шартларда кыюлык, ныклык, намуслылык күрсәткәннәре, хәрби ант һәм бурыч тугрылык саклаулары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International