Халык җыеннарына йомгак ясалды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Район җирлекләрендә гражданнар җыеннары 2018 елга нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды, анда мең ярымнан артык кеше катнашты. Ямбулат, Мәйдан, Канаш авыл җирлекләрендә һәм " Иннополис”шәһәр җирлегендә халык күпләп җыелган иде.

Югары Ослан, Введенка Бистәсе, Октябрь, Печище авыл җирлекләрендә яшәүчеләр хисап доклады белән актив рәвештә фикер алыштылар һәм сораулар бирделәр. Халыкны аеруча борчый торган сораулар арасында: контейнер мәйданчыкларын карап тоту һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару, полициянең участок уполномоченныйлары тарафыннан шәхси кабул итү графигы булмау,  Югары Ослан маршруты графигы, ФАПларда кадрлар проблемасы, кышкы чорда юлларны карап тоту, сукбай этләрне тоту.

Җыенда барлыгы116 мәсьәлә, шул исәптән 40ы – җирлек вәкаләтләре буенча, 40ы – муниципаль район алып бару мәсьәләләре , 36 мәсьәлә – район учреждениеләре һәм оешмаларына кагылышлы иде. Барлык мәсьәләләрнең үтәлеше район Советы аппараты тарафыннан контрольгә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International