2019 елның 12 февралендә өстәмә белем бирү үзәге базасында Ленинградның блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган «Бөек батырлык тавышы» шигырь укучыларның муниципаль конкурсы узды.
Конкурста безнең районның 11 мәктәбеннән 85 укучы катнашты. Барлык укучылар да нигезләмә буенча өч категориядә чыгыш ясадылар: 7-9 яшь; 10-13 яшь; 14-17 яшь. Чара эмоциональ, дулкынландыргыч һәм онытылмаслык узды.