Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, кадерле якташлар!
1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару төгәлләнде. Шул вакыттан бирле бу дата сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Намуслы һәм ахыргача үз бурычларын үтәгән Россия солдатлары! Сезнең алда без башыбызны түбән иябез.
Бу көнне «кайнар нокталарда» булып, гражданлык бурычларын намус белән башкаручыларга һәм ахыргача дөрес ант булып калучыларга зур хөрмәт белдерәм. Кораллы конфликтларны җайга салуда безнең катнашкан егетләр фидакарьлекләре белән аларның Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны җиңгән ата-бабаларыбызның батырлыгына лаеклы булуларын исбатладылар.
Без бу сугышта үз туганнарын, якыннарын, ирләрен һәм балаларын югалткан, шулай ук бу вакыйгада катнашучыларның барысына да хөрмәт күрсәтәбез.
Сезгә чын күңелдән көч-куәт, кыюлык һәм намуслылык өчен хөрмәт һәм рәхмәтемне белдерәм. Ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, үз-үзегезгә, якыннарызга һәм дусларыгызга ышаныч телим. Бәхетле булыгыз һәм оптимизмны югалтмагыз!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов