«Яшь фермер» VII интеллектуаль уен җиңүчеләре

2019 елның 16 феврале, шимбә

15 февраль көнне Матюшино урта мәктәбе командасы 10-11 сыйныф укучылары составында «Яшь фермер» Бөтенроссия VII интеллектуаль уенының региональ этабында катнашты. Уен барышында команда «Агротехнология юнәлешендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укыту-фермер хуҗалыгын оештыру» бизнес-планын тәкъдим итте һәм яклады. Яклау вакытында балалар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан дәүләт аграр университеты» федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе вәкилләреннән торган эксперт комиссиясе әгъзаларының барлык сорауларына да дөрес җавап бирделәр. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Хәмидуллин Наил Нурулла улы кулыннан мәктәп командасы 1 дәрәҗәдәге диплом алды.

Команданы, балаларны хәзерләгән мәктәп директорын һәм педагогларны Гаделшина Л. М., Шәрәфиева Р. А.ны җиңү белән котлыйбыз! Уенның алдагы этабында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International