Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Ю. З. Камалтынов рәислегендә " Бердәм Россия «Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәләренең Республика Координация советының гомуми җыелышы узды.
Җыелышның көн тәртибендә каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы, 2019 елда республика максатчан программаларын гамәлгә ашыруны партия контроле мәсьәләләре булды.
Партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Т. В. Воропаева 2018 елда гражданнарны кабул итү эшенә йомгак ясады.
Җыелышта Югары Ослан муниципаль районы Советында депутат фракциясе җитәкчесе С. В. Осянин катнашты