"Шигырьләрем минем, тере шаһитлар»

2019 елның 16 феврале, шимбә

15 февраль көнне район үзәк китапханәсендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең әдәби мирасын пропагандалау, аның әсәрләрен укуга тарту һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан «Шигырьләр минем, тере шаһитлар " дип исемләнгән китап күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде. Күргәзмәдә шагыйрьнең героик тормышы турында сөйләүче материал, аның тыныч һәм сугыш вакытында язылган шигырьләре урын алды.

Күргәзмәдә Моабит төрмәсендә Җәлил язган «Моабит дәфтәрләре» мөһим урын алып тора. Бу-әсирлектә язылган 125 шигырь һәм поэма.

Муса Җәлил батырлык шагыйре буларак Татар, Россия һәм дөнья әдәбияты тарихына кертелде. Ул-күп милләтле әдәбиятыбызның бер үк вакытта ике югары хөкүмәт бүләгенә лаек булган бердәнбер вәкиле: Советлар Союзы Герое исеме – шәхси батырлык һәм Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән ныклык өчен һәм Ленин премиясе лауреаты исеме өчен – «Моабит дәфтәре» шигырьләре циклы өчен.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International