16 февраль. Кышның соңгы ае. Яз тәрәзә шакый…
Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратында район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә чираттагы оператив киңәшмә узды.
Гадәттәгечә, көн тәртибендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, документлар кергән физик һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау сроклары буенча сораулар булды. Шулай ук районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка йөреш, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларында булган вакыйгаларны яктырту мәсьәләләре дә каралды.
Алда санап үтелгән сораулар буенча хәлләр турында Советның гомуми бүлеге начальнигы Людмила Федорова, Башкарма комитетның гомуми бүлек җитәкчесе Анна Йосыпова, Алексей Савичев – системалы администратор, Азат Галимуллин район башлыгы ярдәмчесе Алексей Галимуллин сөйләделәр.
Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга район башлыгы йөкләмәләр бирде.