Лаеклы бүләкләр тапшыру

2019 елның 16 феврале, шимбә

1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару төгәлләнде. Шул вакыттан бирле бу дата сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Шул уңайдан бүген район мәдәният йортында сугышчы – интернационалистлар, мәктәп укучылары, ветераннар, авыл җирлекләре башлыклары, җәмәгатьчелек катнашында тантаналы чара узды.

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары белән Мәмәтхуҗа һәм Борнаш авыл җирлегеннән Саттаров Госман һәм Солдатов Владимир бүләкләнде. Ә Петров Василий – Югары Ослан җирлегендә яшәүче район башлыгы Марат Зиатдинов кулыннан истәлекле бүләк алды.

-    Район халкын исеменнән көч, кыюлык һәм намуслылык өчен рәхмәтемне белдерәм. Ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, үз-үзенә, якыннарына һәм дусларына ышану теләп калам. Бәхетле булыгыз һәм оптимизмны югалтмагыз! – диде райогн башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International