Бүген "Чемпион" спорт комплексында Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының спорт бүлеге һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә узган еллардагы укучылар, укытучылар, ата-аналар командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар узды. Командаларның барлык очрашулары да кызыклы, динамикалы булды.
Судьялар беркетмәсе нигезендә ярышларда 1 урынны узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар командасы алды, 2 урынны - 7 сыйныф командасы, 3 урынны - укытучылар һәм ата-аналар җыелма командасы.