2019 елның 20-26 апрелендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды (алга таба – «Сәләт» Фонды) һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы белән берлектә ИХО илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумы оештыра.
Форум ел саен Россия төбәкләре һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең IT старт – проектларын гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес-контактлар һәм инвестицияләр булдыру белән кызыксынган яңа эш башлаучы эшкуарларын җыя. 2019 елда чараларда 30 Ислам иленнән 140 кеше, шулай ук Россия регионнарыннан бизнес-берләшмә вәкилләре катнашачак.
Форум программасы инглиз телендә уза һәм 2 ай дистанцион белем бирү, шулай ук чарада катнашу һәм инвесторлар белән аралашу өчен проектларның югары сыйфатлы әзерлеген тәэмин итәчәк тренерлар белән дистанцион эш алып барачак.
Катнашу белән кызыксынган очракта, ТР Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк (aleksandr.fedotov@tatar.ru).