Терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Кичә "Югары Ослан Агрофирмасы" предприятиесендә терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Бүгенге көндә предприятие фермаларында тәүлеклек савым биш тоннадан аз гына артык тәшкил итә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер тоннага кимрәк.

Район ветеринария идарәсе начальнигы Марат Зиатдинов сыерларны ясалма орлыкландырганда, терлекләрнең сакланышын тәэмин иткәндәге эштәге төп кимчелекләрне,  билгеләп үтте.

Киңәшмәдә инвесткомпания вәкиле - "ТАЛ АГРО" директоры Илһам Вәлиев катнашты, ул терлекчелектә түбән күрсәткечләр өчен белгечләр эшен кискен тәнкыйтьләде.

-    Чөнки бүген язгы кыр эшләре алдыннан зур финанслар таләп итә. Ә предприятиенең финанслау чыганагы-сөт кенә. Сатылган сөтнең кече күләме хәтта хезмәт хакына һәм агымдагы чыгымнарны капларга да җитми. Шуңа да сөт савуны арттырырга кирәк, - диде ул.

 Февраль аенда терлекчелектәге эш йомгаклары март башында анализланачак..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International