Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлегендә гомуми белем бирү учреждениеләре директорлары һәм директор урынбасарлары белән гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү максатыннан 9, 11 нче сыйныф укучыларын дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү мәсьәләләре буенча әңгәмә узды.
Әлеге чарага рус теле һәм әдәбияты һәм математика укытучылары чакырылган иде, чөнки нәкъ менә әлеге фәннәрдән аттестат алу өчен мәҗбүри булып торалар.
Әңгәмәнең төп акценты 2019 елда һәр мәктәп буенча имтиңаннарга әзерләү һәм үткәрүне оештыруда юл картасын тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Әңгәмә барышында укучыларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүнең уңай тәҗрибәсе яктыртылды.